(27 март 2019) XV Халыкара мөселман киносы фестивале Казанда 24-30 апрель көннәрендә үтәчәк. Фестивальнең шорт-битенә 10 номинация буенча 55 фильм кергән.
Конкурста үз эшләрен Россия, Әзербайҗан, Әрмәнстан, Казахстан, Кыргызстан, Таджикистан, Франция, Германия, Сербия, Португалия, Исландия, Босния һәм Герцеговина, АКШ, Төркия, Иран, Непал, Әфганстан, Бангладеш, Кения, Марокко, Египед һәм башка илләр кинематогрфистлары тәкъдим итәчәк.
Фильмнар 10 номинация буенча көч сынашачак: «тулы метражлы уен», «туры метражлы документаль», «кыска метражлы уен», «кыска метражлы документаль фильм», шулай ук «Милли конкурс» номинациясендә 15 лента.
Казан халыкара мөслеман киносы фестивале Татарстанбашкаласында 2005 елдан бирле оештырыла. Фестивальнең учредителе ТР Мәдәният министрлыгы, Казан Мэриясе, РФ мөфтиләре Советы. Фестиваль программасына толерантлык һәм гаделлекә өндәүче ватан һәм дөнья кинематографы фильмнары (авторның дине исәпкә алынмый) сайлап алына. 2019 елда фестиваль 15 нче тапкыр үтәчәк.
Информационный центр ДДнТ