(4 апрель 2019) Татарстан халыклары яшьләр Ассамблеясе тарафыннан оештырылучы «Татарстанның мәдәни бизәге» фестивале Болгарда 4-7 май көннәрендә узачак. Чарада катнашу өчен гаризалар 21 апрельгә кадәр кабул ителә.
Милли характердагы бию, җыр яки башка иҗади чыгышы булган 16-30 яшьтәге егетләр һәм кызлар әлеге фестивальнең катнашучысы була ала. Фестиваль кысаларында күпмилләтле концерт үтәчәк.
Россия Федерациясе гражданнары АИС системасында гариза тутыралар, ә чит ил гражданнары өчен сылтама аша үтеп анкета тутыру зарур.
Оештыручылар синең гаризаңны карасыннан өчен #мант #кмт #кмт2019 хештеглары күрсәтелгән видеога сылтама җибәрергә кирәк.
Видеогариза өч юнәлешнең берсенә туры килергә тиеш:
- милли компонентлы хореография;
- милли компонентлы вокал;
- милли компонентлы әдәби әсәрнең сәнгатьле куелышы.
2013 елдан бирле оештырылучы «Татарстанның мәдәни бизәге» фестивале соңгы тапкыр узган елның май аенда Мамадышта үтте.
Халыклар дуслыгы йортының мәгълүмат үзәге