(26 апрель 2019) Туган тел көне матур гадәт буенча заманча татар әдәби теленә нигез салучыларның берсе, шагыйрь, публицист һәм җәмәгать эшлеклесе Габдулла Тукай туган көнне бәйрәм ителә. Быел бәйрәм уңаеннан оештырылган чарада Татарстанның Халыклар дуслыгы йортының мари, чуаш һәм керәшен коллективлары катнашты. (ФОТО)
Казан шәһәре кунаклары һәм халкы тамашаны карау өчен М.Җәлил исемендәге Татар академия опера һәм балет театры янындагы Г.Тукайга куелган һәйкәл янына җыелды.
Чарада катнашучыларны үзләренең ялкынлы җыр һәм биюләре белән «Лай мардеж» мари яшьләр ансамбле, «Озан мари» мари фольклор ансамбле, «Салам» чуаш фольклор ансамбле һәм «Айбагыр» керәшен фольклор ансамбле вәкилләре каршы алды. Аларның чыгышлары «Мирас» инструменталь ансамбле көйләре белән үрелеп барды.
Чараның тантаналы өлеше Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәкләр салу белән башланып китте. Кунакларны Туган тел көне белән ТР Мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин котлады.
«Мәдәният министрлыгы исеменнән сезне Габдулла Тукай туган көн белән котлыйм. Без беркайчан да аның турында онытмыйбыз, һәм, мин ышанам, һәрберебезнең күңелендә Татарстанның бөек улы өчен горурлык яши. Безне туган телдә, Тукай телендә шигырьләрне сәнгатьле итеп укучы үсеп килүче буын бик куандыра», — дип сөйләде Дамир Натфуллин.
Алга таба Г. Тукайга куелган һәйкәл каршандагы мәйданда Башкортостан, Удмуртия, Чуашстан һәм Идел буе башка төбәкләреннән килгән кунаклар чыгыш ясады, татар шагыйренең танылган әсәрләрен укыды.
Туган тел көне һәм Габдулла Тукайның тууына 133 ел тулу уңаеннан оештырылган бәйрәм чарасы алга таба «Казань Эскпо» Халыкара күргәзмә үзәгендә дәвам итте. Чарада Татарстан халыклары Ассамблеясенең милли-мәдәни автономияләре җитәкчеләре һәм вәкилләре катнашты.
Биредә Илһам Шакиров исемендәге концертлар залында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Г. Тукай исемендәге ТР Дәүләт премиясе лауреатларын котлады.
Халыклар дуслыгы йортының мәгълүмат үзәге