(26 апрель 2019) Проект ТР Мәдәният министрлыгы, ТР Мәдәният һәм фән министрлыгы, Татарстан халыклары Ассамблеясе һәм Халыклар дуслыгы йорты тарафыннан оештырылды. Анда 300дән артык кеше катнашты.
Видео төшерү барышында балалар, яшьләр һәм олылар катнашты, алар сугыш елларының иң популяр җыры «Катюша»ны башкардылар.
Катнашучылар арасында милли киемнәр кигән Татарстанның Халыклар дуслыгы йорты коллективлары да бар иде. Төрле милләт вәкилләре ачы сугыш елларындагы күпмилләтле халык бердәмлеген гәүдәләндерде.
Видеода төп рольне Бөек Ватан сугышы ветераны башкарды. Балалар аның күкрәгендә тезелеп киткән медальләрне зур игътибар һәм кызыксыну белән карадылар, ветеранга Бөек Җиңү һәм тынычлык өчен рәхмәт әйттеләр.
Халыклар дуслыгы йортының мәгълүмат үзәге