(1 май 2019) Татарстанның Халыклар дуслыгы йортында студентлар арасында оештырылучы «Дөнья энҗесе» — 2019 Халыкара матурлык һәм талант конкурсы финалы узды. (ФОТО1) (ФОТО2)
Ялкынлы биюләр, вокаль композицияләр, матурлык һәм талант — конкурс финалисткалары сирпегән милли мәдәниятнең барлык төсләре һәм төрлелеге Халыклар дуслыгы йорты залын ямьләндерде. Тамашачылар дөньяның 10 иле буйлап мавыктыргыч сәяхәт кылды.
«Дөнья энҗесе» — 2019 таҗын Индонезия вәкиле Нираджнани Путу Аюнда Деви яулады.
Беренче вице-мисс исеменә Экваториаль Гвинея вәкиле Соледад Бинданг, ә икенче вице-мисс исеменә Үзбәкстан вәкиле Юлия Ким лаек дип табылды.
«Матурлык — ул кешегә бер күз төшереп кенә бәяләнә торган нәрсә түгел. Матурлык — ул һәрберебезнең күңелендә, ул мәдәниятләр төрлелеге һәм күпъеллык аралашу», — дип сөйләде ТР Яшьләр эшләре министры урынбасары Анна Захматова.
Тамашада катнашучыларны һәм кунакларны шулай ук ТР Дәүләт Советы депутаты, Татарстанның Халыклар дуслыгы йорты директоры Ирек Шәрипов та котлады.
Конкурсны Казан шәһәренең Чит ил студентлары һәм аспирантлары ассоцияциясе белән берлектә һәм РТ Яшьләр эшләре министрлыгы, Казан шәһәре башкарма комитетының балалар һәм яшьләр эшләре буенча комитет, Халыклар дуслыгы йорты булышлыгы белән Татарстан халыклары яшьләр Ассамблеясе оештырды.
Халыклар дуслыгы йортының мәгълүмат үзәге