(6 май 2019) Татарстанның Халыклар дуслыгы йорты каршында эшләүче Күпмилләтле якшәмбе мәктәбенең җиде милли бүлеге укучылары Казан Татар дәүләт яшь тамашачытеатрында экскурсиядә булды.
Башта балалар зур кызыксыну белән Самуил Маршакның «Кошкин дом» әкияте буенча куелган спектакльне карадылар. Соңыннан театр администрациясе аларны сәхнә арты тормышы белән таныштырды, актерлар белән очрашу оештырды. Балаларга театрда нинди профессия кешеләре эшләве турында сөйләделәр, киенү-чишенү һәм киемнәр саклану бүләмләрен күрсәттеләр.
Әлеге чара Казан шәһәре Башкарма комитетының Телләрне үстерү һәм иҗтимагый оешмалар белән үзара эшләү бүлеге тарафыннан оештырылды.
Халыклар дуслыгы йортының мәгълүмат үзәге