(7 май 2019) Татарстанның Халыклар дуслыгы йорты каршында эшләп килүче «Алтын» хореография мәктәп-студиясенең сәнгать җитәкчесе, ТР атказанган артисты Гөлнара Гимаева юбилеен билгеләп үтте. Аны котларга хезмәттәшләре, коллективта шөгыльләнүче балалар һәм аларның әти-әниләре килгән иде. (ФОТО)
ТР Дәүләт Советы депутаты, Татарстанның Халыклар дуслыгы йорты директоры Ирек Шәрипов үз чыгышында болай дип сөйләде:
«Безнең бер җитешсез ягыбыз бар иде – Идел буе һәм Урал, Россия халыклары биюләрен тиешенчә күрсәтә алмый идек. Ассамблея һәм Халыклар дуслыгы йорты составында һәрчак көчле хореограф-белгеч һәм әйбәт ансамбль булдыру теләге белән яндык. Бу уңайдан борынгылар да: «Бер тиен дә юк иде, уйламаганда Алтын булды», дигән мәкаль калдырган. Әлеге Алтын, әлбәттә, Гөлнара Гимаева! Сез бик үзенчәлекле кеше – чибәр, талантлы, үссүзле һәм уңышлы. Безнең арада булуыгызга без бик шат».
Котлауларга «Казанские Ведомости» газетасы редакциясе дә кушылды.
Белешмә. Гөлнара Гимаева нигез салган һәм җитәкче булган Татарстанның Халыклар дуслыгы йортының «Алтын» хореография мәктәп-студиясе быел 5 еллык юбилеен билгеләп үтте. оллектив шәһәр һәм республика чараларында катнашып танылды. Бүгенге көндә ансамбльдә 4 яшьтән 12 яшькә кадәрге балалар шөгельләнә. «Алтын»ның үзенчәлеге бар: биредә балалар халык-сәхнә биюләрен һәм Идел буе халыклары биюләрен башкаралар.
Халыклар дуслыгы йортының мәгълүмат үзәге