Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • 170 мең казанлы һәм Татарстан башкаласы кунаклары «Үлемсез полк» акциясендә катнашты

170 мең казанлы һәм Татарстан башкаласы кунаклары «Үлемсез полк» акциясендә катнашты

admin 09.05.2019

(9 май 2019) «Үлемсез полк» акциясе колонналарының берсен милли костюмнар кигән Татарстан халыклары Ассамблеясе һәм Халыклар дуслыгы йорты вәкилләре төзеде. Барлыгы акциядә 170 мең кеше катнашты. (ФОТО)

 «Үлемсез полк» гадәттәге маршрут буенча атлады: Ирек мәйданы — Карл Маркс урамы – Лобачевский урамы – Кремль урамы – Беренче май мәйданы – Меңъеллык мәйданы.

Бессмертный полк 2019 (09.05.19)

Акция узасы урынга катнашучылар берничә чәгать алдан җыелдылар.

«Бүген минем белән бабаем Мамбетов Мөхәмбет. 1940 елны аны армия сафларына алалар, әбием ул вакытта 9 нчы ай авырлы була, озак та үтми әтием туа. Бабай сугыштан катмаган: 1942 елны классташлары һәм авылдашлары аны соңгы тапкыр урманда күрәләр. Шуннан бирле аның турында бер хәбәр дә юк», — дип сөйләде ТР кыргызлар милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе Бейшенбек Муканбетов үз туганы турында.

Бессмертный полк 2019 (09.05.19)

Татарстан халыклары Ассамблеясе һәм Халыклар дуслыгы йорты «Үлемсез полк» акциясендә хәрдаим катнашып киләләр. Аеруча да Татарстан халыклары яшьләр Ассамблеясе вәкилләре актив. Аларның күбесе быелгы йөрештә беренче тапкыр катнаша.

Бессмертный полк 2019 (09.05.19)

Гадәттәгечә, йөрештә катнашучы төрле милләт вәкилләре «Катюша», «День Победы», «Смуглянка» һәм башка танылган җырларны башкардылар

Бессмертный полк 2019 (09.05.19)

Халыклар дуслыгы йортының мәгълүмат үзәге

Продолжить чтение

Назад: Татарстанның күпмилләтле яшьләре Билгесез солдат һәйкәленә чәчәкләр салды
Далее: «Нәүрүз» фестиваленә төрле ил продюсерлары киләчәк

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57