Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Казан мәктәпләре укучыларының 71%ы Татарстандагы милләтара мөнәсәбәтләрне тыныч дип саный

Казан мәктәпләре укучыларының 71%ы Татарстандагы милләтара мөнәсәбәтләрне тыныч дип саный

admin 17.05.2019

(17 май 2019) Җәйге каникуллар алдыннан Татарстанның Халыклар дуслыгы йортында «Дуслык һәм татулык дәресләре» мәдәни-белем бирү проекты катнашучылары булган Казан шәһәре мәктәпләренең җиденче сыйныф укучылары арасында сораштыру оештырылды.

13-14 яшьтәге 115 укучы милләтара мөнәсәбәтләр темасына кагылышлы 10 сорауга җавап бирделәр. Кайбер сорауда берничә җавапны сайларга яки үз тәкъдимнәреңне җиткерергә мөмкин иде. Сезгә дә сораштыру нәтиҗәләре белән танышырга тәкъдим итәбез.

1.  Хәзерге Россия гражданинының нинди дә булса милләткә каравы мөхим сыйфат дип уйлыйсызмы?

ӘЙЕ — 37.8%
ЮК — 32,7
Җавап бирергә кыенсынам — 27,7%

2. Татарстанда төрле милләт вәкилләре арасында нинди мөнәсәбәтләр урнашкан дип уйлыйсыз?
Киеренке — 6,9%
Тыныч, тотрыклы — 71,3
Җавап бирергә кыенсынам — 20,8%

3. Сезнең белән бер шәһәрдә яшәгән башка милләт вәкилләренә карата мөнәсәбәтегез нинди?
Тискәре — 1,7%
Уңай — 66,9
Миңа барыбер — 29,5

4. Башка милләт вәкилләренә карата мөнәсәбәтегез нәрсәгә нигезләнгән?
Якыннарым һәм туганнарым тәэсире — 6%
Җәмәгатьчелек тәэсире — 12,9%
Үз фикерем —  75,8%

5. Сезнең фикерегезчә, төрле милләт вәкилләрен бер-берсеннән бигерәк тә нәрсә аерып тора?
Тел, гореф-гадәтләр, яшәү рәвеше — 67,7%
Дин — 14%
Ил сәясәте — 14,8%

6. Үз халкыңның бер өлеше булу сезнең өчен мөһимме?
Бик мөһим — 40%
Гомуми үсеш өчен үз милләтең турында нидер белү дә җитә — 40%
Мине бу кызыксындырмый — 17,4%

7. «Үз халкыңның бер өлеше булу» дигән фикер сезнең өчен нәрсәне аңлата?
Туган телеңне, мәдәниятеңне һәм гореф-гадәләреңне белү — 87,2%
Кайда яшәвеңә карамастан милли хәзинәләреңне пропагандалау — 6,8%
Бер территориядә яшәү — 4,2%

8. Төрле милләттән булган яшьтәшләрегез арасында туган каршылыкны чишүдә булыша алыр идегезме?
Әйе, туган каршылыкны чишүдә ярдәм итәр идем — 59,1%
Юк, мондый очрак була калса, бөтенләй катнашмаячакмын — 7,8%
Бу миннән тормый — 26%

9. Төрле милләт вәкилләренә бер-берсен аңлау өчен нәрсә ярдәм итә?
Мәдәният, сәнгать — 73,9%
Милли аш-су — 6,9%
Алар бер-берсен беркайчан да аңламаячак — 6,1%
Үз җавабын 13% укучы тәкъдим итте.

10. Дуслык Дәресендә сезгә аеруча да нәрсә ошады?
Экскурсия — 24%
Тематик өлеш һәм фильмнар буенча фикер алышу — 35,2
Концерт программасы — 32%

Халыклар дуслыгы йортының мәгълүмат үзәге

Продолжить чтение

Назад: Казанда Президент грантлары Фонды тарафыннан коммерцияле булмаган оешмаларга күрсәтелүче ярдәм турында сөйләштеләр
Далее: «Миллият сорау һәм — җавап» тапшыруы чыгарылышы: Студия кунагы — Үзбәкстан Республикасының Казандагы Генераль консулы Фариддин Насриев: 23 май көнне 19:40 сәгатьтә «Россия 24» каналында

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57