Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Казан сәхнәсендә Мисырның милли төсләре елтырады

Казан сәхнәсендә Мисырның милли төсләре елтырады

admin 24.05.2019

(24 май 2019) Татарстанның Халыклар дуслыгы йортында Гарәп Республикасы Мисыр мәдәнияте көннәре ачылды – милли Мисыр фолькор бию коллективы концерт программасын тәкъдим итте. (ФОТО)

 

Концерт национальной египетской фольклорной танцевальной труппы (24.05.19)

Чараны Татарстанның Мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин һәм Гарәп Республикасы Мисырның Мәскәүдәге Илчелеге беренче сәркатибе Мохамед Эль Абрак ачты.

Дамир Натфуллин дөньядагы иң борыңгылардан саналган Мисыр мәдәнияте үрнәкләрен күрү мөмкинлеген тудырган өчен кунакларга рәхмәтен белдерде.

«Әлеге чара безнең киләчәк нык мөнәсәбәтләргә нигез салучы Дуслык күпере булыр, дип ышанып калабыз», — дип сөйләде ул.

Мохамед Эль Абрак Казанга икенче тапкыр гына килүен һәм шәһәрне күрүгә һәрчак шат булуын әйтте. Соңыннан ул рус телендә мәкаль әйтте: «Кунакта яхшы, ә өйдә тагы да яхшырак».

«Бу дөрес түгел дип уйлыйм, чөнки Казанда мин үземне өйдә кебек хис итәм», — дип рус телендә сөйләде Мохамед Эль Абрак.

Концерт национальной египетской фольклорной танцевальной труппы (24.05.19)

Алга таба милли Мисыр фолькор бию коллективы үз чыгышын тәкъдим итте. Концерт программасы милли Мисыр көйләре һәм биюләренә бай булды.

Концерт национальной египетской фольклорной танцевальной труппы (24.05.19)

 «Бию аерым гына яшәми, аеруча да фольклор, халык биюе. Ул хисләрне әйтеп бирә. Бүген сәхнәдән гади Мисыр халкының ничек яшәве, ничек сөенүе һәм нәрсә турында хыяллануы турында сөйләделәр. Шәп булды!», — дип үз хисләре белән бүлеште тамашачы Николай Арцеховский.

Халыклар дуслыгы йортының мәгълүмат үзәге

Продолжить чтение

Назад: Спасс районында Халыклар дуслыгы йорты ачылачак
Далее: Татар халкының үсеш стратегиясе 2 миллион нөсхәдә басылып чыгачак

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57