(24 август 2019) ТР Лениногорск районының Шөгел авылы Мәдәният йортында Татарстан халыклары Ассамблеясе һәм Халыклар дуслыгы йорты артистлары күпмилләтле концерт программасын тәкъдим итте. Чара иҗат коллективының гатроль тур кысаларында узды.
Тамашачыларны сәламләп Шөгел авыл җирлеге башлыгы Радик Гафиатуллин чыгыш ясады. Ул республикада милләтара һәм динара тынычлыкны урнаштыруга керткән өлешләре өчен Ассамблея һәм Дуслык йортына рәхмәтен белдерде, Лениногорск районында да бу өлкәдә зур эш алып барылу турында әйтеп үтте.
Казан иҗат коллективы җирле тамашачыларга һинд, үзбәк һәм таджик биюе, вокаль композицияләр бүләк итте.
Халыклар дуслыгы йортының мәгълүмат үзәге