(24 август 2019) Татарстан халыклары Ассамблеясе һәм Халыклар дуслыгы йорты иҗат коллективының чираттагы концертын ТР Әлки районының Базарлы Матак авылы халкы тамаша кылды. Чара җирле Мәдәният йортында узды.
Тамашачыларны һәм артистларны Әлки муниципаль районы башлыгы урынбасары Рәшит Белалов һәм Татарстанның Халыклар дуслыгы йорты директоры, ТР Дәүләт Советы депутаты Ирек Шәрипов сәламләде.
Күпмилләтле концерт программасында ТР Атказанган артисты, «Мирас» сансмбле җитәкчесе Рөстәм Рахматуллин, «Сантош» һинд биюе ансамбле солисты Зөлфия, «Айбагыр» керәшен фольклор-этнографик ансамбле, вокал башкаручы Роза Габдрахманова һәм ТР Атказанган артисты Вадим Захаров катнаштылар.
Дуслык йортының мәгълүмат үзәге