(26 август 2019) Татарстан халыклары Ассамблеясе һәм Халыклар дуслыгы йорты иҗат коллективының гастоль туры республиканың Чүпрәле һәм Теләче районнарында дәвам итте. (ФОТО)
Иске Чүпрәле авылы халкын Дәүләт Советы депутатлары, Татарстан Дәүләт Советының Закон һәм хокук тәртибе комитеты рәисе Шакир Яһүдин һәм Татарстан Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе урынбасары Ринат Гайзатуллин сәламләделәр.
Концерт программасы өлешендә рус, татар, керәшен, һинд, таджик һәм төрек халкы мәдәниятен чагылдырган чыгышлар булды.
Казан артистларының «Мы вместе – Без бергә» күчмә концерты Теләче районында да узды. Сәлам сүзләре белән Татарстанның Халыклар дуслыгы йорты директоры, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Ирек Шәрипов чыгыш ясады. Татар, һинд, керәшен, удмурт, таджик һәм башка халыклар мәдәниятен чагылдырган программа тамашачылар күңеленә бик хуш килде.
Дуслык йортының мәгълүмат үзәге