(27 август 2019) Казан шәһәренең «Күпмилләтле якшәмбе мәктәбе» белем бирү үзәге 1 нче сентябрьдән рус телен чит тел буларак өйрәнү буенча төркем туплый башлый.
Мәктәп директоры Майя Хухунашвили әйтүенчә, мондый төркемне җыю фикере узган уку елында ук туган булган. Чөнки рус телен чит тел буларак кабул итүчеләрдән аны өйрәнү буенча күп сораулар һәм мөрәҗәгатьләр килгән.
Яшь чикләүләре юк, уку – түләүле. Тулырак мәгълүматны 8-987-208-43-49 телефоны аша белешергә мөмкин.
Дуслык йортының мәгълүмат үзәге