Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Казан Кремлендә Милли костюм фестивале узды

Казан Кремлендә Милли костюм фестивале узды

admin 27.08.2019

(27 август 2019) Казан Кремле территориясендә Милли костюм фестивале үтте. Чарада Татарстан халыклары Ассамблеясе һәм Халыклар дуслыгы йорты вәкилләре катнашты.

Фестиваль «WorldSkills Kazan 2019» Дөньякүләм һөнәри осталык чеспионатының мәдәни программасы кысаларында узды. Бәйрәмне ТР Мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин, «Казан Кремле» Дәүләт тарих-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгы» ДБУ директоры Зилә Вәлиева һәм Татарстанның Халыклар дуслыгы йорты директоры, ТР Дәүләт Советы депутаты Ирек Шәрипов ачты.

IMG-20190827-WA0001[1]

Фестиваль Карелиянең «Кантеле»җыр һәм бию милли ансамбле чыгышы белән башланып китте. Ансамбль рус, карелия, фин, швед вокаль һәм үореография номерлары күрсәтте. Алга таба фестиваль эстафетасын «Эбиволь», «Татарча Casual» милли кием осталары алды. Алар милли һәм стильләшкән татар костюмнарын тәкъдим иттеләр.

Татарстан халыклары Ассамблеясе һәм Халыклар дуслыгы йорты үз концерт программасын әзерләгән иде: сәхнәдә рус, татар, казах, төрек, грузин, әрмән, дагыстан мәдәниятен чагылдарган чыгышлар алышынып торды. Шулай ук тамашачылар алдында Күпмилләтле якшәмбе мәктәбенең «Жемчужинки» вокаль ансамбле дә чыгыш ясады.

IMG_1575

Казан Кремле территорясендә Этно-маркет та эшләде. Биредә теләгән һәркем декоратив-гамәли сәнгать әйберләрен, милли бизәнү әйберләрен, аяк киеме һәм өс киемен карый һәм сатып ала алды, шулай ук мастер-классларда катнашты. Этно-маркетны оештыручы Татарстан халыклары яшьләр Ассамблеясе активисты Илья Анастасов хәбәр итүенчә, фестиваль дәвамында Кремль мәйданчыкларында Татарстан, Марий Эл, Удмуртия, Грзия һәм Франциядән 20 оста эшләде.

IMG_1228

Дуслык йортының мәгълүмат үзәге

Продолжить чтение

Назад: Күпмилләтле якшәмбе мәктәбе рус телен өйрәнергә чакыра
Далее: Татарстанның иҗат коллективларына кулдан эшләнгән 10 тальян бүләк ителәчәк

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57