«Хәрәкәттә – бәрәкәт» проектының чираттагы дәресендә казанлыларны егетләр татар биюенә өйрәтәчәкләр. Мастер-класс Кабан күле буенда 10 нчы августта узачак.
Программа «Хай, егетләр» перформансыннан башланып китәчәк. Идеясе – бию аша егетләрнең көчен, батырлыгын, чаялыгын, куәтен, ут чәчеп торган дәртен һәм ярсу җитезлеген күрсәтү. Перформансның музыкаль өлеше татар халкының җырларыннан һәм бию көйләреннән торган импровизация белән үрелеп барачак. Шулай ук татар халкында киң таралган музыка уен кораллары: думбыра, тальян, курай, кубыз, дәф кебек инструментларның яңгырашын ишетеп булачак.
Перформанста һәм мастер-класста профессиональ биючеләр – «Нардуган» җыр һәм бию ансамбле солисты Фәнис Хәйруллин, Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансамбленең балет артисты Руслан Хәбибуллин, Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансамбленең экс-артисты, «Яз» халык бию ансамбленең сәнгать җитәкчесе Рафаэль Мустяков, «Казан» бию ансамбленең әйдәп баручы солисты Данил Исхаков катнашачак.
Җанлы музыкаль бизәлеш өчен оста инструменталистлар командасы җавап бирә: тальян, гармун, курайда педагог Ильяс Фархуллин, бәрмә уен кораллары – дәф, думбырада Айдар Абдрахимов, тальянда, думбырада вокалист Айдар Ниязов уйнаячак.
Мастер-класста катнашучыларны интерактив уеннар көтә. Ир-егетләр арасында иң яхшы биючегә проект түштамгасы бүләк ителәчәк. Башлану вакыты: 18:00 сәгатьтә. Керү ирекле, дип хәбәр иттеләр ТР башкаласы Башкарма комитетының тел культурасы өлкәсендә милли сәясәтне гамәлгә ашыру бүлегендә.
«Хәрәкәттә – бәрәкәт» проекты Казан Мэриясе тарафыннан Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән шәһәрнең Парклар һәм скверлар дирекциясе белән берлектә тормышка ашырыла. Бию буенча бушлай мастер-класслар пәнҗешәмбе көнне Кабан күле буенда уза.