Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Ачык суда 5 км дистанциягә йөзү буенча команда ярышларында Германия спортчыларына тиңнәр табылмады

Ачык суда 5 км дистанциягә йөзү буенча команда ярышларында Германия спортчыларына тиңнәр табылмады

admin 30.07.2015

(30 июль, 2015 ел) Россия җыелмасы исә унынчы урынга билгеләнде

Бүген Казанда Спортның су төрләре буенча Дөнья чемпионаты кысаларында ачык суда 5 км дистанциягә йөзү буенча команда ярышлары узды. Командада өчәр спортчы үз иленең данын яклап йөзде. Барлыгы 22 команда катнашты. Россия өчен Даниил Серебренников, Анастасия Крапивина, Сергей Большаков чыгыш ясады.

Ярыш нәтиҗәләре буенча берьюлы ике команда, бертигез күрсәткечләр белән килеп, ике көмеш медальгә лаек булды. Голландия һәм Бразилия йөзүчеләре 55:31.2 күрчәткече белән икенче урынны алдылар. Шул рәвешле, бу ярышта бронза медаль беркемгә дә тапшырылмады. Алтын медаль исә Германия спортчылары Роб Муффельс, Кристиан Рейхарт һәм Изабель Франциска Харлига тәтеде. Алар 5 км араны 55 минут 14, 4 секунд эчендә йөзеп узды. Шуны да билгеләп узарга кирәк: чемпионат кысаларында Нидерланд спортчылары инде өченче көмеш медален ала. Россия командасы 22 команда арасында унынчы урынга билгеләнде.

Мәгълүмат http://www.tatar-inform.ru/ сайтыннан алынды.

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57