Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Ассамблея һәм Дуслык Йорты
  • АФИША. Казанда Май чабу бәйрәме: 9 март көнне сәгать 11:00дә «Казан» гаилә үзәге янындагы боз сарае территориясендә

АФИША. Казанда Май чабу бәйрәме: 9 март көнне сәгать 11:00дә «Казан» гаилә үзәге янындагы боз сарае территориясендә

admin 18.02.2019

(18 февраль 2019) 9 март көнне Казанда Май чабу славян мәдәнияты бәйрәме узачак.

«Казан» гаилә үзәге янындагы боз сарае территориясендә декоратив-гамәли сәнгать осталары эшләнмәләре ярминкәсе, халык иҗаты әйберләрен сату рәтләре эшләячәк. Шулай ук кунаклар өчен халык биюләре, саклагыч курчаклар һәм истәлекле тәңкәләр ясау буенча мастер-класслар оештырылачак.

DSC02719

Боз сарае территоритясендә берничә мәйданчык эшләячәк. Аларда рус халык уеннарында катнашырга, ат һәм понида йөрергә мөмкин булачак. Моннан тыш теләгән һәркем аттракционнарда күңел ача һәм боз тавында шуа алачак.

IMG_0041

Бәйрәмнең төп сәхнәсендә фольклор җыр һәм биюләр башкаручылар, Петрушка театры чыгыш ясаячак, цирк сәнгате элементлары кергән номерлар һәм традицион славян бәйрәм мәдәниятенең төп өлешләре күрсәтеләчәк.

Бәйрәм программасына тагын әкият геройлары катнашында театральләшкән тамаша, Май чабу карачкысын яндыру йоласы, олылар һәм балалар өчен кышкы уен-күңел ачу программасы, бүләкләр уйнату, такмаклар конкурсы, яшьләр биюләре һәм уеннары да кертелгән.

DSC02860

Бәйрәмнең һәр кунагы борынгы рус рецептлары белән пешерелгән төрле белен һәм перәннекләрдән авыз тә алачак.

Бәйрәмне оештыручылар — Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы булышлыгы белән ТР рус милли-мәдәни берләшмәсе, Казан шәһәре Мэриясе, Татарстан халыклары Ассамблеясе һәм Халыклар дуслыгы йорты.

IMG_9770

Бәйрәм сәгать 11:00 дә башлана. Тантаналы ачылу 12:00 сәгатьтә.

Халыклар дуслыгы йортының мәгълүмат үзәге

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57