Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Африка биюе буенча мастер-класс: «Җиңеллек тоябыз һәм музыкага биреләбез»

Африка биюе буенча мастер-класс: «Җиңеллек тоябыз һәм музыкага биреләбез»

admin 10.06.2020

(10 июнь 2020) Татарстан халыклары яшьләр Ассамблеясе активисты Оранс Эммануэль Чуквук Татарстанның Халыклар дуслыгы йортында Африка биюе буенча мастер-класс үткәрде.

«Африка биюе» төшенчәсе асылында Африкада яшәүче халыкның бию культурасы ята. Африка биюендә алдан уйланылган алгоритм юк, ул – музыка, хәрәкәтләр һәм пантомима үрелеше.

IMG_5775

«Африка – беренчеләрдә булып бию сәнгате туган континентларның берсе. Монда балаларны тәпи йөреп киткәч үк биергә өйрәтәләр. Африкалылар өчен бию – халыкны берләштерүче һәм җиргә тынычлык китерүче үзенчәлекле йола. Минем фикеремчә, Африка биюе дөньядагы иң шәп бию. Читтән ничек күренүебез турында уйламыйча, без җиңеллек тоябыз һәм музыкага биреләбез», — дип сөйләде Эммануэль Оранс.

IMG_5789

Эммануэль Оранс әйтүенчә, Африка биючеләре үз тәннәрен идеаль контрольдә тоталар, аяк-куллар белән берьюлы берничә хәрәкәт башкара алалар. Африка биюе үз тәнеңне яхшы тоемлау гына түгел. Бию Африканың социаль тормышы белән нык бәйләнгән, биредәге халыкның көнкүрешенә үтеп кергән.

Африка биюенә әлеге континенттагы эш үзенчәлекләре тәэсир иткән. Мисалга, фермерлар үз эшләрендә үсемлекләрне чабу өчен мачете кулланалар. Бу хезмәт кешеләре кизәнү алдыннан яртылаш утырган кебек бөгелгән тез белән бииләр.

0000271f_medium

Африка биюенең төрләнешендә шулай ук миграция, сугыш һәм коллык кебек тарихи вакыйгалар, сәүдә юллары үсеше, колониализм да йогынты ясаган.

afriky-lolo-west-african-dance-dji-djugu

Африка биюенең мөһим элементы булып барабан тора. Нәкъ менә ул «биюнең йөрәге»нә әйләнә һәм төрле кабилә вәкилләре арасында күзгә күренми торган элемтә тудыра. Моннан тыш бу континент биюе берничә сәгатькә сузылучы тамашаны хәтерләтә. Әлеге тамашаның үзәгендә тәнгә төшерелгән рәсемнәр, каурый, хайван тиресе һәм битлекләр тора.

Тулаем алганда, Африка биюенең мөһим үзенчәлеге дип кешенең чын тамырлары булган табигать һәм әйләнә-тирә бәйләнешенә нигезләнүе санала.

b88e0ae4dc51c0a3e966194dbedee00b

Африка биюе буенча оештырылган мастер-классны Дуслык йортының Вконтакте һәм Инстаграмдагы аккаунтларында карарга мөмкин.

Дуслык йортының мәгълүмат үзәге

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57