Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Әгерҗедә күпмилләтле концерт узды

Әгерҗедә күпмилләтле концерт узды

admin 27.04.2022

Район мәдәният йортында «Дуслык һәм татулык дәресе» кысаларында «Берега — Ярлар» дип исемләнгән күпмилләтле концерт узды. Чара «Пушкин картасы» программасы буенча Татарстанның Халыклар дуслыгы йорты инициативасы белән оештырылды.

Чараны шәһәр һәм авыл мәктәпләренең өлкән сыйныф укучылары тамаша кылды.

Татарстан халыклары Ассамблеясе вәкилләре республика районнары буенча концерт программасы белән чыгалар, яшьләр аудиториясе белән очрашу барышында толерантлык дәресләре үткәрәләр.

Әгерҗе яшьләре белән очрашу милләтара тематикага кыска метражлы фильмнар караудан һәм алып баручы белән аралашудан башланды. Тамашачылар төрле сораулар буенча үз фикерләрен җиткерә алдылар. Интерактив өлештән соң төрле милләт вәкилләренең чыгышлары кергән концерт программасы узды.

Дуслык йортының мәгълүмат үзәге

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57