Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • “Агыйдел” дәүләт җыр-бию ансамбле бүген Казан сәхнәсен тота

“Агыйдел” дәүләт җыр-бию ансамбле бүген Казан сәхнәсен тота

admin 17.03.2015

(17 март 2015) Бүген Актаныш районы “Агыйдел” дәүләт җыр-бию ансамбле Татар дәүләт филармониясендә үзенең чираттагы концерт программасын тамашачыларга тәкъдим итә. Үзенең 50 елга якын сәнгать эшчәнлегендә күп тапкырлар Халыкара фестивальләр һәм конкурслар лауреаты исемнәренә лаек булган әлеге коллективны Рәсәйдә генә түгел дөньяның милләттәшләребез яши торган барлык кыйтгаларында да яхшы беләләр. “Агыйдел” нинди генә сәхнәләрдә чыгыш ясамасын, зал аны алкышларга күмеп озатып кала. Ансамбльнең мөмкинлеге елдан ел  зурая бара, андагы талантлар коллективы белән халыкара  күләмдә концертлар куярга була. “Татар дөньясында мондый концерт программаларын күбрәк оештырасы килә, — ди ансамбльнең  җитәкчесе,   Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Лилия Ялалова. —  Репертуарыбызда татар халык биюләре, җырлары. Алар киләчәгебезне тәрбияли, гореф-гадәтләрне, үз йөзебезне саклый. Бу бик мөһим. Чит җирләрдә  йөргәндә, милләттәшләр белән очрашканда бу хакта бигрәк тә уйланасың.”

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57