Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Агымдагы елның 8 ае дәвамында Татарстанга 140 меңнән артык чит ил кешесе килгән

Агымдагы елның 8 ае дәвамында Татарстанга 140 меңнән артык чит ил кешесе килгән

admin 16.09.2021

(16 сентябрь 2021) Бу хакта Россия Федерациясе Эчке эшләр министрлыгының ТР буенча миграция мәсьәләләре идарәсе башлыгы урынбасары Рөстәм Аманов Татарстанның Халыклар дуслыгы йортында миграция мәсьәләләре буенча узган түгәрәк өстәлдә әйтте. (ФОТО)

140 мең чит ил гражданнарының яртысыннан күбрәге (51%) – хезмәт мигрантлары. Чит илләрдән килгән студентлар саны 11 меңне, якын чит илләрдән килгән миграция агымының гомуми өлеше 81% тәшкил итте. Гадәттәгечә, миграция агымы лидерлары өчлеген Үзбәкстан, Таҗикстан һәм Кыргызстан вәкилләре тәшкил итте. Миграция агымының 60% тан артыгы Казанга туры килә.

Чит ил студентлары турында сөйләгәндә, Рөстәм Аманов: «Республика территориясенә төп агымнарның берсен белем алу миграциясе тәшкил итә, һәм бу очраклы түгел, интеллектуаль перспектив яшьләргә һәр Дәүләт мохтаҗ», – дип билгеләп үтте.

Миграция мәсьәләләре идарәсе мәгълүматларына караганда, Татарстанда агымдагы елның 8 ае дәвамында 4200 уку визасы рәсмиләштерелгән. Бу визаларның 82% ы Төрекмәнстан, Мисыр, Һиндстан, Кытай һәм Алжирдан килгән чит ил студентларына бирелгән.

РФ Эчке эшләр министрлыгының Миграция мәсьәләләре идарәсе башлыгы урынбасары чыгышыннан соң Федераль суд приставлары хезмәте идарәсе һәм РФ Юстиция министрлыгының ТР буенча идарәсе вәкилләренең докладлары тыңланды. Үз чиратында милли-мәдәни автономияләр җитәкчеләре хакимият органнары белән эшләүгә кагылышлы сорауларын бирделәр.

Дуслык йортының мәгълүмат үзәге

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57