(19 гыйнвар) Раштуа бәйрәмен зур мәдәни фестиваль белән каршылау Яр Чаллы шәһәрендә яшәүче керәшеннәрнең матур гадәтенә әйләнгән. Кышкы кояш торгынлыгы көннәрендә уздырыла торган бу бәйрәмнең үзенә генә хас йолалары, гореф-гадәтләре бар.
Нардуган көннәрендә кешеләр бер-берсенә кунакка йөрешә, тәмле ризыклар белән сыйлана, ә яшьләр кичке уеннар, аулак өйләр уздыра. Шаян сүзләр, тапкыр мәзәкләр, көлкеле хәлләр – бәйрәмнең төп билгеләре менә шулардан гыйбарәт.
Соңгы елларда Татарстанда яшәүче халыклар арасында “Чаллы Нардуганы” дигән матур төшенчә яши. Бу юкка түгел. Чөнки барытик Чаллы каласы гына Республикада яшәүче барлык керәшеннәрне бер мәйданга туплап, Нардуганны шулай киң масштабта уздыра. Татарстан Республикасының халык артисты, Чаллы керәшен җәмгыяте җитәкчесе Виталий Агапов Нардуганны чын халык бәйрәменә әверелдерүдә барлык талантын һәм көчен куя.
Быелгы Нардуган Сара Садыкова исемендәге концертлар залында узды. Чаллы керәшен җәмгыятенең фольклор ансамле тамашаның беренче минутларыннан ук халыкны бәйрәм рухына күмде. «Ай-хай, керәшеннәр» җырын 800 кешелек зал бер тавыштан җырлады.
Сәхнәгә бер-бер артлы бәйрәмнең мәртәбәле кунаклары күтәрелде. Татарстан халыкларының Дуслык Йорты директоры, Татарстан Республикасы дәүләт Советы депутаты Ирек Шәрипов тамашачыларны Нардуган белән чын күңелдән тәбрик итте, керәшен җәмгыяте җитәкчеләренә Татарстанда яшәүче барлык халыкларны берләштерә торган халыкчан бәйрәмнәр оештыра белүләренә тирән рәхмәтен җиткерде һәм керәшен активистларына истәлекле бүләкләр тапшырды.