Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • «Айкай» удмурт ансамбле татар телендә җырлар башкарачак

«Айкай» удмурт ансамбле татар телендә җырлар башкарачак

admin 26.02.2018

(26 февраль 2018) Ижевск шәһәренең «Айкай» фольклор җыры удмурт театры оешуга быел 28 ел тула. Бу уңайдан «Айкай» театры 27 февраль көнне Г. Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә чыгыш ясаячак.

«Айкай» фольклор җыры һәм биюе удмурт дәүләт театры 1990 елның 12 апрелендә оеша. Коллективның исеме куанычлы мизгелләр һәм уңай кичерешләр дип тәрҗемә ителә.

«Чыгышларыбызда без тамашачыларга яхшы кәеф һәм күңел күтәренкелеге бирергә тырышабыз. Ансамбль артистлары удмурт халкының фольклорын, гореф-гадәтләрен, йолаларын саклап калуга зур өлешләрен кертәләр. Безнең төп максатыбыз — милли үзаң, горурлык хисләре тәрбияләү, халык иҗатына игътибарны арттыру, Удмуртия татарлары тарихын саклау», — дип сөйли ансамль артисты Геннадий Кузнецов.

«Айкай» театры нигезен яңадан торгызылган аунтетик фольклор һәм яңартылган халык җырлары тәшкил итә. Сәхнә һәм вокал-хор өлешләрдән тыш, коллектив музыкаль осталык һәм халык җырларын уен коралларында башкаруга зур игътибар бирә. Коллективның репертуары гаять бай. Артистлар удмурт, татар, рус җырларын башкаралар.

Хәзер ансамбльдә 25 артист чыгы ясый. Алар арасында профессиональ башкаручылар, музыкантлар һәм декоратив-гамәли сәнгать осталары бар.

Сәхнәдә ансамбль коллективы тамашачыларга музыкаль-хореографик композицияләр, йола һәм гореф-гадәтләр турында номерлар күрсәтәчәк.

Татар-информ

Продолжить чтение

Назад: Татарстанда милли-мәдәни иҗтимагый оешмаларга 10 миллион бүлеп биреләчәк
Далее: Россия төбәкләреннән килгән белгечләр традицион сәнгать һәм мәгариф турында фикер алыштылар

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57