Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Айрат Сибагатуллин мәдәният хезмәткәрләрен бәйрәм белән котлады

Айрат Сибагатуллин мәдәният хезмәткәрләрен бәйрәм белән котлады

admin 25.03.2015

(25 март 2015) “Мәдәният, интеллектуаль милек, иҗади казаныш – ул җәмгыять үсешенең мөһим ресурсы”, — диелгән котлауда.

Татарстан мәдәният министры Айрат Сибагатуллин мәдәният хезмәткәрләрен бәйрәм белән котлады.

“Сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәм – Мәдәният хезмәткәрләре көне белән котлыйм!

Безнең республика мәдәнияте югары темплар белән үсеш ала. 2014 ел – Россиядә һәм Татарстанда Мәдәният елы вакыйгаларга бик бай булды: Болгар ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертелде, Казан төрки дөньяның мәдәни башкаласы булды, күп санлы кызыклы һәм мөһим проектлар гамәлгә куелды. Узган ел 25 мәдәни мирас объекты реконструкцияләнде, мәдәният учреждениеләренең матди базасын ныгыту һәм модернизацияләү буенча зур эш башкарылды. Россия Президенты игълан иткән Әдәбият елында да безнең республиканың мәдәни потенциалы үстерү буенча эшчәнлек дәвам итә.

Безнең уртак уңыш – ул сезнең җаваплы һәм үзегезне аямыйча хезмәт кую нәтиҗәсе! Мәдәният өлкәсе хезмәткәрләре – үзенчәлекле “ранг” белгечләре, рухи-әхлакый, якыннарга һәм Ватанга мәхәббәт кебек тормыш кыйммәтләре формалашу аларның эшчәнлегеннән тора. Мәдәнияттән башка милли тәңгәллекне, халык традицияләрен саклау, яшь буында патриотлык һәм толерантлык хисләре тәрбияләү турында әйтеп булмый. Мәдәният, интеллектуаль милек, иҗади казаныш – ул җәмгыять үсешенең мөһим ресурсы”, — диелгән котлауда.

Чыганак: «Татар информ» ИА

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57