Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Акбүре авылы «Буыннар мирасы» музеенда татар яулыклары тарихы турында сөйләштеләр

Акбүре авылы «Буыннар мирасы» музеенда татар яулыклары тарихы турында сөйләштеләр

admin 05.02.2025

3 февраль көнне Яңа Чишмә районы Акбүре авылы «Буыннар мирасы» музеенда «Яулыкларда халкым тарихы» дип аталган очрашу-кичә үтте. Әлеге очрашу татар хатын-кызлары милли баш киеме – яулык, шәлләргә багышланган. Бу хакта «Буыннар мирасы» музее җитәкчесе Гөлия Вәлиуллина хәбәр итә.

Фото: Гөлия Вәлиуллина

«Музейда сакланучы яулыклар, калфаклар, «бүркеләр» турында, аларның килеп чыгышы, тарихи кыйммәтләре турында сөйләп кенә калмыйча, мөселман хатын-кызлары өчен әлеге баш киемнәренең роле турында да бик матур, эчтәлекле сөйләшү булды. Һәр катнашучы үзе өчен кадерле булган яулыгы турында сөйләде, «күңел сандыкларын» ачты, хәтирәләрне яңартты», – диелгән хәбәрдә.

Фото: Гөлия Вәлиуллина

«Чарада Яңа Чишмә районы мөхтәсибенең мөслимәләр берлеге рәисе Рәмия Вәлиуллина да катнашты һәм чыгыш ясады. Очрашуда катнашкан һәрбер мөслимә кардәшләребез үз тарихы белән бүлеште. Музейда авылыбыз тарихының төрле чорларына караган яулыклардан күргәзмә оештырылды, килгән барлык музеебыз кунаклары алар белән таныша ала», – дип хәбәр итте музей җитәкчесе.

Фото: Гөлия Вәлиуллина

Татар-информ

 

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57