(26 март 2021) Аксубайның мәдәният йортында Татарстан халыклары Ассамблеясе һәм Дуслык йорты тарафыннан оештырылган «Без бергә» — «Мы вместе» күчмә мәдәни фестивале узды.
Шәһәр халкын Татарстан халыклары Ассамблеясе Советы рәисе урынбасары, Ассамблея Советы башкарма комитеты җитәкчесе Константин Яковлев сәламләде. Ул Татарстан халыклары Ассамблеясе исеменнән Аксубай районының милли мәдәниятен үстерүгә зур өлеш керткәннәре өчен район башкарма комитетының мәдәният бүлеге башлыгы Алексей Тимирясовка, Үзәкләштерелгән клуб системасы директоры Ольга Копаневага, методист Наталья Егоровага, Аксубай үзәк җирлекара китапханәсе директоры Ирина Телешевага, Аксубай балалар сәнгать мәктәбенең вокал бүлеге укытучысы Эвелина Сруртдиновага мактау грамоталары тапшырды.
Моннан тыш, милли мәдәниятне, милләтара һәм динара мөнәсәбәтләрне үстерүгә зур өлеш керткәннәре өчен Аксубай районы мәдәният йорты методисты Эльвина Галиуллина, Беловка авыл мәдәният йорты методисты Тамара Андреева, Емелькино һәм Яңа Чуаш Адәмсуы авыл китапханәләре китапханәчесе Ирина Тимофеева, Аксубай балалар сәнгать мәктәбенең хореография бүлеге укытучысы Майя Макарова Татарстанның Халыклар дуслыгы йортының мактау грамоталары белән бүләкләнделәр.
Татарстан халыклары Ассамблеясе һәм Дуслык йорты артистлары тамашачыларга республикада яшәүче халыкларның җыр һәм бию сәнгатен күрсәттеләр. Фестивальнең төп «йолдызлары» — «Мирас» инструменталь ансамбле һәм килеп чыгышы белән Конгодан булган, дүрт телдә, шул исәптән татар телендә дә җырлар башкаручы Оливер Мукенди.
Татарстан халыклары Ассамблеясе һәм Дуслык йортының «Мы вместе» — «Без бергә» мәдәни-агарту проекты Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы башыннан чынга ашырыла. Бу — тамашачыларны Татарстан Республикасында яшәүче халыклар мәдәнияте белән таныштыручы күчмә фестиваль.
Дуслык йортының мәгьлүмат үзәге