(14 август 2019) Татарстан халыклары Ассамблеясе һәм Халыклар дуслыгы йорты иҗат коллективы Актаныш районы Мәдәният йортында күпмилләтле концерт программасын тәкъдим итте.
Тамашачыларны һәм артистларны сәламләп Район башлыгы урынбасары Рәйхан Галимҗанова чыгыш ясады. Ул башкала кунакларына рәхмәтен белдерде һәм райондагы милли мәдәният торышы турында таныштырып үтте.
«Сантош» ансамбле башкаруында һинд биюе, «Мирас» ансамбленең музыкаль чыгышы, ТР африка студентлары һәм аспирантлары Союзы президенты Оливер Мукенди башкаруында татарча җырлар, Зариф Зарифовтан үзбәк биюе, «Мәдәният бизәкләре» фестиваль-конкурсының вокал номинациясендә җиңү яулаган Роза Габдрахманова башкаруында төрек, рус һәм татар композицияләре тамашачыларның күңеленә бик хуш килде. Чарада Актаныш районы коллективлары да катнашты.
Халыклар дуслыгы йортының мәгълүмат үзәге