Якут КБО активистлары Татарстанның Халыклар Дуслыгы йортында Якутия делегациясе белән очрашты. Чарада катнашучылар арасында Якутиянең Туризмны үстерү агентлыгы белгече Маргарита Томская, ММЧ вәкилләре — «Саха» милли тапшырулар компаниясе, «Саха сирэ» газетасы, «Улус.медиа» яңалыклар порталы, популяр якут блогерлары, шулай ук Якутиянең туристик фирмалар вәкилләре катнашты.
Делегациянең төп максаты булып Татарстан Республикасының туристик потенциалы белән танышу торды.
ТХДЙның мәгълүмат үзәге