Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Алабугада Марина Цветаеваны искә алдылар

Алабугада Марина Цветаеваны искә алдылар

admin 01.09.2015

(31 август, 2015 ел) Алабугада шагыйрәне искә алу көне 15 ел рәттән музей хезмәткәрләре тарафыннан үткәреләБүген Алабугада Марина Цветаеваны искә алдылар, бу шәһәрдә 74 ел элек шагыйрәнең гомере фаҗигале төстә өзелгән.

Биредә Алабуга дәүләт музей-тыюлыгы оештырган шагыйрәне искә алу көне узды. Элек мәрхүмәне Покров соборында искә алдылар. Аннары кунаклар һәм Алабугада яшәүчеләр М.Цветаева бюстына чәчәкләр куйдылар, шулай ук, традиция буенча, шагыйрә кабере янында шигырьләр укыдылар.

Шулай ук М.Цветаева исемендәге Әдәбият музеенда шагыйрь сәгате узды. Бирегә Татарстанның төрле шәһәрләреннән шагыйрә иҗатын яратучы 70 тән артык кеше җыелды, шулай ук Мәскәүдән дә студентлар бар иде.

Искәртеп үтик: Алабугада шагыйрәне искә алу көне 15 ел дәвамында музей хезмәктәрләре тарафыннан үткәрелә. Киләсе елда Марина Цветаеваның вафатына 75 ел була, шул уңайдан. 2016 елда шәһәрдә зуррак чаралар үткәрү планлаштырыла, дип белдерделәр музей-тыюлыкта.

Мәгълүмат http://www.tatar-inform.ru/ сайтыннан алынды.

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57