Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Алабугада төрки дөнья тарихы һәм әдәбияты турында фикер алышачаклар

Алабугада төрки дөнья тарихы һәм әдәбияты турында фикер алышачаклар

admin 04.04.2016

(4 апрель, 2016 ел) 22 апрельдә КФУның Алабуга институты базасында “Төрки дөнья: тел, әдәбият, тарих һәм дин проблемалары” VIII халыкара тюркология конференциясе уздырыла. Чара Туган тел көненә багышлана.

Конференциянең төп максаты – төрки халыкларның телен, әдәбиятын, тарихын һәм мәдәниятен өйрәнү практикасы һәм фәнни проблемалары, төрки халыкларның тарихи язмышында ислам диненең роле һәм тоткан урыны турында фикер алышу. Фәнни чарада катнашуга галимнәр, вуз мөгаллимнәре, теологлар, методист-укытучылар, аспирантлар чакырыла.

Түбәндәге тематик юнәлешләр буенча секция утырышлары уздыру күздә тотыла: төрки халыкларның тарихы һәм археологиясе, фольклоры һәм әдәбияты, топонимикасы һәм ономастикасы, заманча төрки тел белеменең актуаль мәсьәләләре, төрки халыкларда ислам һәм дини күзаллаулар, лингвокультурология, контактология һәм тәрҗемә мәсьәләре, төрки телләрне һәм әдәбиятларны укытуда инновацияләр.

Конференция кысаларында төрки халыкларның тарихы һәм мәдәнияте буенча фәнни эшләр, шулай ук татарларның кулъязма китаплары һәм традицион бизәнү әйберләре күргәзмәләре, түгәрәк өстәлләр һәм башка фикер алышу мәйданчыклары оештыру планлаштырыла, диелә КФУның матбугат хезмәте хәбәрендә.

http://tat.tatar-inform.ru

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57