Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Алексеевск районында Дуслык һәм татулык дәресе узды

Алексеевск районында Дуслык һәм татулык дәресе узды

admin 20.10.2021
(20 октябрь 2021) Татарстанның Халыклар дуслыгы йорты артистлары Алексеевск шәһәр тибындагы поселогында җирле мәктәп укучылары өчен Дуслык һәм татулык дәресе һәм «Ярлар»-«Берега» күпмилләтле концерт оештырды.

Проект «Пушкин картасы» федераль программасы кысаларында узды. Тамашачыларны һәм кунакларны Халыклар дуслыгы йорты директоры Ирек Шәрипов сәламләде һәм күпмилләтле республикада халыклар арасында тынычлыкны һәм татулыкны саклауның мөһимлеген билгеләп үтте.

Беренче өлешендә Алексеевск укучылары төрле темаларга кыска метражлы фильмнар карадылар. Һәр фильмнан соң аның турында фикер алышу һәм алып баручының сорауларына җаваплар бирү оештырылды.

Катнашучылар җавапларны махсус карточкалар ярдәмендә дә (риза – риза түгел, әйе – юк), шулай ук тулы иттереп тә бирделәр.

Проектның иң актив катнашучыларына бүләк итеп китаплар һәм өстәл уеннары бирелде.

Дәрестән соң тамашачыларга күпмилләтле концерт тәкъдим ителде, анда Татарстан халыклары Ассамблеясе һәм Дуслык йорты артистлары чыгыш ясады.

Дуслык йортының мәгълүмат үзәге

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57