Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Алексеевскта милли мәктәпләр базасында Туган телләрне саклау мәсьәләләре турында фикер алыштылар

Алексеевскта милли мәктәпләр базасында Туган телләрне саклау мәсьәләләре турында фикер алыштылар

admin 23.07.2021

(23 июль 2021) Алексеевск шәһәрендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразыев катнашында районның милли мәктәпләре базасында Туган телләрне саклау мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

Чарада шулай ук Татарстан халыклары Ассамблеясе Советы башкарма комитеты җитәкчесе Константин Яковлев һәм Дуслык йорты директоры урынбасары Глюс Гаянов катнашты. Кунаклар Олы Тигәнәле һәм Чишмә мәктәпләрендә булдылар; анда балалар татар, мордва һәм чуаш телләрендә белем алалар.

Район башлыгы Сергей Демидов билгеләп үткәнчә, җирле милли мәктәпләр — районның горурлыгы.

«Бердәмлекне һәм конфессияара татулыкны тәрбияләүдә милли мәгариф мөһим роль уйный. Мәгарифнең уңышы педагогик кадрлар белән билгеләнә. Шуңа күрә Зур Тигәнәле авылында милли мәгариф үзәген төзү һәм гамәлгә кертү туган телләрне саклау буенча көндәлек эшебездә уртак җиңүебез булды», — дип сөйләде Сергей Демидов.

«Телне «әйе-юк-рәхмәт» дәрәҗәсендә генә өйрәнергә кирәк түгел, баланы ата-аналар телендә уйларга һәм үз фикерен дөрес итеп сөйләргә өйрәтү мөһим. Бүген Олы Тигәнәле мәктәбендә күргәннәребез республиканың башка районнарында да тиражларга тиешле үрнәк: менә дигән база, үз эшләрен яратучы педагоглар, бәхетле балалар. Бу — яхшы үрнәк», — дип ассызыклады Васил Шәйхразиев.

Заря материалы тәрҗемәсе

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57