(15 гыйнвар, 2016 ел) 23 гыйнвар көнне С.Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концерт залында актриса, җырчы һәм продюсер Алина Ивах һәм Мәскәүнең «Klezmasters» оркестры катнашында «Песни для счастливых людей» дигән концерт узачак. Анда рус, украин һәм яһүд телендәге җырлар яңгыраячак.
«Бу фикер бик җиңел туды. Миңа быел 50 яшь тула, моңа ышануы да кыен. Без Мәскәүдә бик еш чыгыш ясыйбыз. Күп кенә дусларым, кайчан Казанга киләсез, дип сорый. Һәм менә, ниһаять, килдек», — дип белдерде Алина Ивах.
С.Сәйдәшев исемендәге Дәүләт зур концерт залында рус, украин һәм яһүд телендәге җырлар яңгыраячак.
«Безнең репертуар бик бай. Коллективыбыз уникаль музыкантлардан тора. Иң яшь солистка 29 яшь булса, иң өлкәненә — 69. Алар барысы да бик оста уйныйлар», — дип өстәде Алина Ивах.
Җырчы билгеләп узганча, концертның исеме очраклы гына сайланмаган: аның бурычы — яхшы кәеф бүләк итү.