Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Алсу Тимергалинаның шәхси күргәзмәсе эшли башлый

Алсу Тимергалинаның шәхси күргәзмәсе эшли башлый

admin 27.07.2015

(27 июль, 2015 ел) Күргәзмәдә 35 эш тәкъдим ителә29 июль көнне сәгать 16.00 дә “Хәзинә” Милли сәнгать галереясында Алсу Тимергалинаның шәхси күргәзмәсе эшли башлый.

Рәссам 1960 елда Казанда туган һәм Казан сәнгать училищесын, И. Я. Яковлев исемендәге Чувашия дәүләт педагогия университетының сәнгать-графика факультетын тәмамлаган.

Алсу Тимергалина − “Татарстан яшьләре” газетасы, “Идел” журналы дизайнын булдырган, Татарстан китап нәшриятында басылган күп китапларны бизәгән рәссам. Иҗатчы үзе Казанның тарихы һәм этнографиясе белән кызыксына. Шул темага ул “Иске Казан” график серясен булдырган. “Сумерки в Казани”, “Старая Казань. Осень на Кабане”, “Казань с высоты птичьего полета” кебек эшләр республика һәм төбәкара күргәзмәләрдә дипломнар белән билгеләп үтелгән. Рәссамның “Семь девушек”, “Хоровод девушек” кебек яңа эшләре хатын-кызларга багышланган.

Күргәзмәдә Алсу Тимергалинаның 35 иҗат җимешен күрергә мөмкин. Ул ай дәвамында эшләячәк, диелә “Хәзинә” Милли сәнгать галереясы матбугат хезмәте хәбәрендә.

Мәгълүмат http://www.tatar-inform.ru/ сайтыннан алынды.

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57