Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • «Алтын» бию коллективы халыкара фестиваль җиңүчесе булды

«Алтын» бию коллективы халыкара фестиваль җиңүчесе булды

admin 07.10.2019

(7 октябрь 2019) Татарстанның Халыклар дуслыгы йортының «Алтын» хореография мәктәп-студиясе «Казан бизәкләре» («Казанские узоры») халыкара балалар һәм яшьүсмерләр иҗаты фестивале-конкурсының төп бүләгенә лаек булды. Чара «Әкият» Татар дәүләт балалар курчак театрында узды. 

WhatsApp Image 2019-10-07 at 09.41.41(2)

Жюри «Алтын» бию коллективына «Хореография, халык биюе» номинациясендә I дәрәҗәдәге Лауреат исемен бирде һәм «Казан бизәкләре» фестиваленең Гран-при бүләген тапшырды.

WhatsApp Image 2019-10-07 at 09.41.40

Фестиваль-конкурста Пермь, Уфа, Сведлау өлкәсе һәм Казаннан коллективлар һәм аерым башкаручылар катнашты.

«Казан бизәкләре» фестиваль-конкурсы «Мин булдырам!» («Я могу!») мәдәни-белем бирү проекты кысаларында үтә. Әлеге проект – вокал, инструменталь башкару, хореография, театр, цирк, рәсем һәм декоратив-гамәли сәнгать кебек төрле өлкәләрдә талантлы балаларны һәм яшьүсмерләрне барлау һәм бүләкләүгә юнәлдерелгән балалар һәм яшьүсмерләр уңышлары халыкара фестиваль-конкурслары циклы.

WhatsApp Image 2019-10-07 at 09.41.40(1)

Проектның миссиясе – сәләтле балалар һәм яшьүсмерләргә үз-үзләренә ышанычны арттырыга һәм, «Мин булдырам!» дип горурланып әйтеп, яраткан иҗат эшләрендә удышларга ирешергә булышу.

Профессиональ жюри составына Россиянең әйдәп баручы югары уку йортлары педагог-практиклары, доцент һәм профессорлары, иҗади коллектив һәм студияләр җитәкчеләре, Россиянең атказанган һәм халык артистлары, танылган актерлар, режессерлар, җырчылар, композиторлар, атказанган мәдәният, сәнгать, фән һәм мәгариф хезмәткәрләре керә.

WhatsApp Image 2019-10-07 at 09.41.41

Проектны оештыручы – «Мин булдырам!» иҗат берләшмәсе (Санкт-Петербург).
Проектның мәгълүмати партнеры — Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы.

Татарстанның Халыклар дуслыгы йортының «Алтын» хореография мәктәп-студиясе сәнгать җитәкчесе — ТР атказанган артисты Гөлнара Гыймаева.

Дуслык йортының мәгълүмат үзәге

Продолжить чтение

Назад: Күпмилләтле якшәмбе мәктәбе укучылары халыкара ярышларда катнашалар
Далее: Дуслык йортының яшь йолдызчыгы престижлы Милли премия иясе булды

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57