Татарстанның Халыклар дуслыгы йортында Алжир Халык-Демократик Республикасы делегациясе булды. Кунаклар республикага Идел буе Болгарстанында Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулу уңаеннан узучы тантаналы чарага килгәннәр. (ФОТО)
Кунаклар өчен экскурсияне Халыклар дуслыгы йорты директоры Ирек Шәрипов үткәрде. Ул Татарстан халыклары Ассамблеясы тарихы, хакимият органнары һәм җәмгыять белән хезмәттәшлек юнәлешләре турында сөйләде.
Шулай ук Ирек Шәрипов чыгышлары белән төрле гарәп илләреннән булган дистәләгән кешене берләштерүче Гарәп студентлары берлеге эшчәнлегенә дә тукталды. Берлек тарафыннан үткәрелә торган чаралар, әлеге иҗтимагый оешмага күрсәтелә торган ярдәм турында сөйләде һәм җәмәгатьчелек түләүсез куллана торган матди-техник база белән таныштырды.
Дуслык йортының мәгълүмат үзәге