Татарстан халыклары Яшьләр Ассамблеясы «Амадина тавышы» Россия халыклары телләрендәге җырлар фестивалендә катнашу өчен гаризалар кабул итү башлануын игълан итте.
«Амадина тавышы» – яшь башкаручылар арасында Россия халыклары телләрендәге җырларның төбәкара конкурсы. Проект туган телләрдә җыр эстрадасын популярлаштыруга юнәлдерелгән һәм ул яшьләрнең этник музыканы алга сөрердәй бөтенроссия фестиваль мәйданчыгы булдыруны максат итеп куя. Конкурсның приз фонды – 150 000 сум.
Конкурс 3 этапта узачак: гаризалар кабул итү, сайлап алу этабы һәм гала-концерт.
Гаризалар 9 декабрьгә кадәр кабул ителә. Катнашу өчен гаризаны сылтама буенча үтеп калдырырга мөмкин. Катнашучыларның яше – 18-35 яшь.
Дуслык йортының мәгълүмат үзәге