Исегезгә төшерәбез, гаризаларны 15 октябрьгә кадәр тапшырырга кирәк иде. Конкурста катнашу өчен Россия халыклары телләрендә җыр башкаручы Идел буе федераль округының 14 төбәгеннән вәкилләр чакырулы иде. Нәтиҗәдә, конкурсның финал этабына 14 башкаручы узган.
Финалистлар концертта һәм бүләкләү тантанасында катнашу өчен 28-31 октябрьдә Казанга чакырылаачак.
Конкурсның оештыручылары – Казан дәүләт энергетика университеты һәм Татарстан халыклары яшьләр Ассамблеясе (Росмолодежь булышлыгы белән).
Халыклар дуслыгы йортының мәгълүмат үзәге