Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Америка белгечләре Татарстанда мигрантлар белән алып барылучы эшне югары бәяләделәр

Америка белгечләре Татарстанда мигрантлар белән алып барылучы эшне югары бәяләделәр

admin 10.09.2019

(10 сентябрь 2019) Татарстанның Халыклар дуслыгы йорты составына Гражданнар инициативалары үзәге вәкилләре кергән АКШ делегациясен кабул итте. Белгечләр җирле милли-мәдәни автономияләрнең миграция һәм мигрантлар адаптациясе өлкәсендә алып барган эшләре белән таныштылар. (ФОТО)

Дуслык йортына килгәнче, кунаклар республиканың Тәтеш районында булганнар, 8 нче сентябрьдә узган ТР Дәүләт Советына сайлау барышында райондагы сайлау участоклары белән танышканнар.

IMG_9139

Татарстан тәҗрибәсе белән кунакларны Татарстанның Халыклар дуслыгы йорты директоры Ирек Шәрипов, Татарстан халыклары Ассамблеясе Советы башкарма комитеты җитәкчесе Николай Владимиров һәм Яшьләр Ассамблеясе рәисе Тимур Кадыйров таныштырды.

Очрашу барышында кунаклар шулай ук үзбәк, таджик, төрекмән, кыргыз, чуаш, удмурт автономияләре, рус милли-мәдәни берләшмәсе һәм Татарстан белән Һиндстан арасындагы мәдәни элемтәне үстерү үзәге җитәкчеләре һәм активы белән аралаштылар.

IMG_9210

Гражданнар иницативалары үзәге вәкилләре Татарстан халыклары Ассамблеясе һәм Дуслык йорты эшчәнлеген югары бәяләделәр. Аерым алганда, алар Татарстанда чынга ашырылучы кайбер механизмнарның АКШта булмавын әйттеләр.

Дуслык йортының мәгълүмат үзәге

Продолжить чтение

Назад: Мөхәммәтшин: «Шәһәр һәм муниципаль районнардагы Дуслык йортлары республика хакына эшлиләр»
Далее: Европа һәм Азия Татарстанның Халыклар дуслыгы йортында берләшәчәк

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57