Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Америка галиме татар гармуны буенча диссертация язган

Америка галиме татар гармуны буенча диссертация язган

admin 19.11.2015

(19 ноябрь, 2015 ел) Н.Г. Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясендә бик үзенчәлекле кандидатлык диссертациясе якланган. Тарихта беренче тапкыр татар гармунына багышланган фәнни эш тәкъдим ителгән.

Әлеге диссертациянең темасы: «Казан татарлары традицион мәдәниятендә гармун». Вакыйганың мөһимлеге  шулай ук авторның нинди шәхес булуыннан да гыйбәрәт. Пол Уолтер Куйвинен — Америка кешесе. Татар телен махсус өйрәнеп, Арча, Әтнә, Балтач һәм Биектау районнарына экспедицияләргә чыгып йөргән. Халык гармуннарының 7 төрен дә үзләштереп, П.Куйвинен көйләрне нотага төшерү һәм уйнарга өйрәтү юнәлешләрендә яңа ысулларын уйлап тапкан. Официаль оппонентларның берсе — Каюмова Эльмира Ринат кызы (сәнгать фәннәре кандидаты, Республика традицион мәдәниятне үстерү үзәге әйдәп баручы фәнни хезмәткәре) билгеләнгән булган. Аның тарафыннан әлеге диссертация югары бәяләнгән.

IMG_20151117_143036-225x300

Мәгълүмат  http://tatar-congress.org сайтыннан алынды

Продолжить чтение

Назад: Татарстан халыклары Дуслык Йортында күпмилләтле фестиваль үтте
Далее: Казанда Чит ил студентларының социальләшү мәсьәләләренә багышланган бөтенроссия форумы уздырыла

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57