(24 март, 2016 ел) Татарстан халыклары Дуслык Йортына ана теле һәм әдәбияты укытучылары җыелды. Бу мөгаллимнәр Бөтенроссия күләмендә үткәрелә торган туган тел мастер-классы бәйгесенә үз көчләрен сынарга, осталыкларын күрсәтергә килде (ФОТО).
Конкурс “2014-2015 елларга Татарстан Республикасы дәләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үсерү” буенча дәүләт программасын чынга ашыру кысаларында үткәрелә. Быел әлеге бәйгедә 100дән артык ана теле һәм әдәбияты укытучылары профессиясе вәкилләре катнашты. Алар арасында 49 татар теле, 12 рус теле, 14 чуаш теле, шулай ук мари, мордва һәм удмурт теле укытучылары бар. Россия Федерациясенең 15 субъектыннан 23 ана теле һәм әдәбияты укытучылары да конкурс эшендә катнашты.
Конкурсның оештыручысы – Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы. Конкурсның максаты – мәгариф өлкәсендәге хезмәттәшлек килешүен тормышка ашыру, татар теле һәм әдәбияты укытучыларының педагогик осталыгын камилләштерү.
ТР Премьер-министры урынбасары, ТР Мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов исеменнән бәйгенең катнашучыларын ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының милли мәгариф идарәсе җитәкчесе Флера Сәйфуллина сәламләде.
“Хөрмәтле конкурста катнашучылар, сез ана теле, милли гореф-гадәтләрне саклаучылар. Әлеге конкурс тәҗрибә уртаклашу, ана теле һәм әдәбиятын укытуда ирешелгән уңышларны күрсәтү өчен яхшы мөмкинлек. Конкурсның Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты бинасында үтүе дә бик күркәм. Балаларны милли, әдәби һәм мәдәни рухта тәрбияләвегезгә зур рәхмәтләребезне белдерәбез. Бүгенге ярышта һәрберегезгә фәкать уңышлар телибез”, — дип сөйләде Флера Сәйфуллина.
Бүгенге көндә Татарстанда 96 чуаш, 34 удмурт, 18 мари 4 мордва мәктәбе эшли, башкорт һәм яһүд телләре өйрәнелә. Республикада төрле милләр вәкилләренә яшәү һәм белем алу өчен барлык уңайлыклар тудырылган. Конкурста катнашучылар алдында Татарстан халыклары дуслык Йорты директоры, ТР Дәүләт Советы депутаты Ирек Шәрипов та чыгыш ясады.
“Сезнең хезмәтегез исем һәм фигыль, җөмлә төзелешен өйрәтүдән генә гыйбарәт түгел, ул – балаларны тәрбияләү, ул безнең халыкларның йөзләрчә, меңнәрчә еллар буе саклап килгән мирасы, илебез һәм республикабызның тынычлыгы һәм иминлеге”, — дип сөйләде Ирек Шәрипов.
Конкурсантлар тагын бик күп җылы сүзләр ишеттеләр, алар өчен яшь артистлар чыгыш ясадылар, татар, рус һәм чуаш телендә җырлар башкардылар. Алга таба конкурсның программасы буенча 3 секциядә эш башланды: 1 секция (татар теле һәм әдәбияты, рус теле һәм әдәбияты укытучылары) һәм икенче секциядә (чуаш, мордва, мари, удмурт теле һәм әдәбияты укытучылары) ана теле һәм әдәбияты укытучылары мастер-класс күрсәтә, ә 3 секциядә милли костюмнарны презентацияләү бара.
Бәйгенең иң әйбәт эшләрен сайлап алучы комиссия составына Казан федераль университеты, ТР Мәгарифне үстерү институты профессорлары һәм доцентлары, шулай ук РТ әйдәп баручы мөгаллимнәре һәм укытучылары керде.
Конкурс нәтиҗәләре буенча җиңүчеләр билгеләнә. Алар 1, 2 һәм 3 дәрәҗәдәге дипломнар белән һәм шушы номинацияләр буенча бүләкләнәчәкләр: “Иң әйбәт визит карточкасы өчен” (“За самую лучшую визитную карточку”), “Иң әйбәт эссе өчен” (“За самое лучшее эссе”), “Милли костюмны иң әйбәт тәкъдим итү өчен” (“За самое лучшее представление национального костюма”), “Укытучылар остазы” (“Наставник Учителей”) һәм “Ышанычлы киләчәк” (“Надежное будущее”).
Ана теле һәм әдәбияты укытучыларының Бөтенроссия “Туган тел” мастер-класс бәйгесенең ябылу тантанасы 25 март көнне 10:00 сәгатьтә Татарстан халыклары дуслык Йортының концертлар залында үтәчәк.
Татарстан халыклары Дуслык Йорты мәгълүмат үзәге