Татарстанда татар телен укыту буенча «Ана теле» онлайн мәктәбе янә яңа платформада эшли башлады. Бүгенге көндә порталда Россиянең 50 төбәгеннән, чит илләрдән 1355 кеше теркәлгән. Онлайн-мәктәп эше турында «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында матбугат очрашуында сөйләделәр.
Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков
Татарстанның мәгариф һәм фән министры урынбасары Минзәлия Закирова «Ана теле» мәктәбенең эшли башлавын республика, халкыбыз өчен яхшы яңалыкларның берсе дип атап, матбугат конференциясендә катнашучыларны шушы вакыйга белән котлады.
«Нәрсә соң ул «Ана теле»? Әлеге проект татар телен өйрәнүчеләр өчен махсус эшләнгән ресурс. Ул 2013 елда республика җитәкчелеге боерыгы белән барлыкка килде. «Әлеге мәктәп Татарстанда һәм республикадан читтә яшәүчеләргә татар телен аралашу коралы буларак өйрәнү өчен булдырылды. Бу эшне лингвистлар, галимнәр башкарды. Онлайн мәктәп өчен күп еллык заманча технологияләргә нигезләнеп, методологик, техник база булдырылды, дистанцион укыту буенча халыкара мәктәпләр тәҗрибәсе өйрәнелде», – дип искәртте Минзәлия Закирова.
Ун ел эшләгәннән соң, «Ана теле» эшчәнлеге туктатыла. Ни өчен дигәндә, моңа кадәр онлайн мәктәп Education First платформасында булдырылган иде. 2023 елда, санкцияләр кертелү сәбәпле, компания Россия базарыннан киткәч, «Ана теле» эшен дәвам иттерү мөмкин эш булмый. Эшне яңадан торгызу өчен Россия платформасына күчерү кирәк була. Нәтиҗәдә, «Прогресс» ширкәте ярдәмендә система камилләштерелеп, ике елдан яңадан гамәлгә куелды. Бу эштә ТР Цифрлы үсеш министрлыгы, Татарстанның Мәгарифне үстерү институты, ТР Фәннәр Академиясенең Гамәли семиотика институты, Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты, Казан федераль университеты катнашкан. «Ана теле»н яңадан эшләтеп җибәрүгә 123 млн сум акча сарыф ителгән.
«Проектны Россия платформасына күчерү өчен консультацияләр уздырылды. Системаның Россия законы нигезендә эшләве мөһим иде. Хәзерге вакытта онлайн мәктәп «Яндекс» серверларында торгызылды. Контент яхшыртылды, системаның адаптив версиясе булдырылды», – дип сөйләде Минзәлия Закирова.
Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков
Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының гомуми тел белеме һәм тюркология кафедрасы доценты, «Ана теле» онлайн мәктәбенең академик җитәкчесе Кадрия Фәтхуллова яңартылган платформаның үзенчәлекләрен әйтте.
«Ана теле» онлайн мәктәбенең тугыз дәрәҗәсе бар. Татар телен өйрәнергә теләүче татарлар һәм башка милләт вәкилләре шушы мәктәпкә теркәлеп, Беренче дәрәҗәдән тугызынчы дәрәҗәгә кадәр барып җитә ала. Һәр дәрәҗәдә сигез тема. Алар гадидән – катлаулыга принцибына нигезләнеп сайланган.
«Беренче, икенче дәрәҗәләрдә укучылар гаилә, эш, уку, төсләр, саннар кебек темаларны өйрәнсәләр, алга таба кибеттә, кафеда дуслар белән аралашу һәм башка шундый темаларга күчә башлыйлар. Сигезенче, тугызынчы дәрәҗәләр телне өйрәнүчеләргә татар халкының мәдәнияте, әдәбияты, сәнгате, күренекле шәхесләре, бүгенге Татарстан Республикасы турында киң мәгълүмат җиткерә. Бердән алып тугызынчы дәрәҗәгә кадәр татар телен өйрәнүчеләр тел, сөйләм, этномәдәни компетенциягә ия булалар», – диде Кадрия Фәтхуллова.
Сөйләм эшчәнлегенең төп дүрт төре – тыңлап аңлау, сөйләү, уку һәм язуны исәпкә алып, һәр бүлектә дүрт дәрес үтү каралган, фото-видеоматериаллар урын алган.
«Укучылар белемнәрен арттыра һәм коммуникатив күнекмәләргә ия булалар. Татар телен өйрәнүчеләр темага бәйле лексиканы, фонетик, грамматик материалларны да үзләштерәләр. «Үзегез турында языгыз, сөйләгез», «җөмләләрне эзлекле рәвештә урнаштырыгыз», «рәсемнәрне сүзләр белән тәңгәлләштерегез» кебек күнегүләр бар. Һәр дәрәҗә ахырында тест куелган. Аны узган укучы үзенә сертификат алырга хокуклы. Шәхси кабинетка кереп, сертификатны ала», – дип аңлатты Кадрия Фәтхуллова.
Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков
Ул платформаның төпле, җиңел, аңлаешлы эшләнүе, грамматик лабораториясе, кыскача теоретик материал һәм мисаллары белән әлеге мәктәпне уникаль дип атады. «Россиядә күпме милли тел бар, ләкин бер милләтнең дә шундый онлайн мәктәбе юк», – диде.
Галимә ун ел дәверендә җанлы аралашу дәресләре алып барылганын искәртте. «Парижда, Санкт-Петербургта яшәп, онлайн рәвештә татар телен өйрәнгән кешенең татарча сөйләшеп карыйсы килә, шуңа әлеге платформада алга таба укытучылар белән җанлы аралашу дәресләре булачак», – диде ул. Минзәлия Закирова, бу мәсьәлә буенча сүзгә кушылып, әлегә укытучы белән дәресләр кайчан башланачагы билгеле түгеллеген әйтте.
Кадрия Фәтхуллова сүзләренчә, төрле елларда онлайн мәктәптә татар телен өйрәнгәннәр хәзер кабат теркәлгән, яңа платформаның кыенлыкларын күрмәгәннәр. «Татар телен өйрәнүләрен дәвам итәләр. Платформада өйрәнү барышында проблема юк, диделәр», – дип әйтте доцент.
Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков
«Ана теле» онлайн мәктәбендә укыту методикасы элеккечә калган, ләкин яңа текстлар һәм видеоматериаллар өстәлгән, интерфейсы яңартылган. Бу хакта «Прогресс» ҖЧҖ башкаручы директоры Эдуард Балдаков сөйләде.
«Виртуаль киңлеккә күчерелгән иң заманча онлайн-мәктәп ишекләрен ачып җибәрде. Хәзерге вакытта тел өйрәнү буенча моннан да заманчарак һәм тулы канлы эшчәнлек алып баручы онлайн-мәктәп юк», – дип белдерде ул.
Әйтергә кирәк, интерфейс барлык платформалар – смартфон, планшет, компьютерлар өчен дә яраклы. Кулланучы һәр җайланмада «Ана теле» битен ача ала.
«Ана теле»нең мобиль кушымтасы юк. Бу кулланучының платформадан файдалануының иске моделе. Бернинди кушымта йөкләргә кирәкми. Телефонда браузер аша да кереп була. Мобиль кушымта йөкләгәндә, барлык шәхси мәгълүматлар, белешмәләр кушымтаны булдыручыларга барып ирешә бит. Монда андый куркыныч юк», – дип ачыклык кертте Эдуард Балдаков.
Яңа платформаны эшләүдә «Прогресс» җәмгыятенең 40 программисты катнашкан. Әлеге эш тугыз ай дәвамында барган.
Белгеч сүзләренчә, компаниянең чит теле буларак рус телен өйрәнү өчен «govoriru.ru» платформасын булдыруда тәҗрибәсе бар, тик «Ана теле»н ул күпкә сыйфатлырак дип атады.
ТР Цифрлы трансформация үзәгенең мәдәният, мәгариф һәм яшьләр сәясәте өлкәсендә трансформация бүлеге башлыгы Эльмира Мөбәрәкшина цифрлы куркынычсызлык һәм укучының персональ белешмәләре саклануы турында әйтте.
«Платформаларны, барлык мобиль кушымталарны, системаларны, дәүләт хезмәтләрен берничә телдә гамәлгә ашырабыз. Барлык диярлек платформалар татар телендә, шул исәптән адаптив версиясе дә эшләнгән. Планшетмы, компьютермы, телефон, смартфонмы – һәркайсында шул системага яраклаштырылган итеп ачылачак. Ягъни, кешегә уңга-сулга күчереп торырга кирәкми. Мәгълүмати системалар һәм мобиль кушымталар эшләүчеләр шушы таләпләрне үти», – диде.
«Ана теле» онлайн мәктәбендә уку бушлай. Мәктәпкә дәүләт хезмәтләре порталы аша да теркәлеп була. Курс тәмамлангач, татар телен белү турында сертификат бирелә.