Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Анаит Хачатурян туры эфирда әрмән биюе буенча мастер-класс үткәрде

Анаит Хачатурян туры эфирда әрмән биюе буенча мастер-класс үткәрде

admin 26.06.2020

(26 июнь 2020) «Нур» бию коллективы солисты, әрмән милли-мәдәни автономиясе активисты Анаит Хачатурян «Нор пар» әрмән стильләшкән бию буенча онлайн мастер-класс үткәрде.

Әрмән биюе — бу темпераментлы халыкның характерын күрсәтүче тамаша. Әрмән халык биюе коллектив, группа, дуэт һәм солога бүленә.

Туры эфирда Анаит Хачатурян «Нор пар» дип аталган соло хатын-кызлар биюенең база хәрәкәтләрен күрсәтте, аңа хас үзенчәлекләр белән таныштырды: грация, куллар белән бик салмак һәм нәфис хәрәкәтләр.

20200623_161011

Чынлыкта, әрмәннәрнең бию сәнгате күпкырлы, аның күп төрләре билгеле. Аларның барысы да халык юморы һәм билгеле бер темперамент белән аерылып торалар.

армянские танцы

Әрмән киемнәре турында аерым әйтеп үтү кирәк. Алар бер берсеннән территориаль билгеләр белән аерылалар, шулай ук төс һәм бизәкләр дә төрле. Төсләргә килгәндә, мисалга, ак – сафлык, зәңгәр – гаделлек, кызыл – батырлык һәм каһарманлыкны аңлата.

4343495236d90f339396c52bc42c9909

Исегезгә төшерәбез, Татарстанның Халыклар дуслыгы йорты бию коллективлары һәр атна онлайн мастер-класслар оештыралар. Видеоязмалар Вконтакте һәм Интсаграмдагы группаларга эленә.

Дуслык йортының мәгълүмат үзәге

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57