Апас районының Югары Ындырчы авылы халкы “Ярдәм янәшә” акциясенә кушылды.

Авыл волонтерлары җыелган ярдәмнәрне район үзәгенә китерделәр. Халыктан шактый гына күләмдә акча җыелган. Әлеге суммага егетләргә көндәлек кирәк-яраклар — йокы капчыгы, баш киеме, җылы оекбашлар, носкилар, юрганнар, эчке киемнәр, бияләйләр, сөлгеләр, итекләр сатып алынган. Шулай ук ике бензопила да алынган. Авылдашлары Дамир Шәйхмәтовка шәхси посылка да әзерләнгән.

“Игелекле эшне хуплап алучы авылдашларыма чиксез рәхмәт. Егетләребез туган якларга исән-сау килеш тиз арада әйләнеп кайтсыннар иде, — ди Эльвира Галиуллина.

Гуманитар йөк махсус хәрби операциядәге егетләргә бүген җибәреләчәк.
