Татарстанның Халыклар дуслыгы йорты иҗат коллективы яңа уку елында «Дуслык һәм татулык дәресләре» интерактив белем бирү проекты кысаларында беренче күчмә чарасын уздырды. (ФОТО)
Артистлар Халыклар дуслыгы йорты директоры Ирек Шәрипов җитәкчелегендә шәһәр тибындагы Апас поселогында булдылар һәм җирле мәктәп укучылары өчен үзенчәлекле дәрес үткәрделәр.
Чара «Пушкин картасы» программасы кысаларында узды. Дәрес барышында төрле милләт балалары арасындагы мөнәсәбәтләр темасына кыска метражлы фильмнар күрсәтелде һәм интерактив викторина оештырылды.
Дәрес ахырында укучыларга күп милләтле концерт программасы тәкъдим ителде.
Дуслык йортының мәгълүмат үзәге