Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Апаста «Йортыбыз — Татарстан» фестиваленең беренче сайлап алу туры узды

Апаста «Йортыбыз — Татарстан» фестиваленең беренче сайлап алу туры узды

admin 01.10.2019

(1 октябрь 2019) «Йортыбыз — Татарстан» республикакүләм этномәдәни фестиваленең сайлап алу турлары башланды. Апаста узган беренче сайлап алу турында 30дан артык коллектив һәм аерым башкаручы катнашты. 

 

WhatsApp Image 2019-10-01 at 11.47.09

Үз талантларын һәм осталыкларын Татарстанның Тәтеш, Чүпрәле, Апас, Кайбыч, буа, Кама Тамагы һәм Югары Ослан районы артистлары күрсәтте. Аларның күбесе татар, рус, чуаш һәм мордва кебек Идел буе халыклары мәдәниятен тәкъдим итте.

WhatsApp Image 2019-10-01 at 11.47.58

Сайлап алу комиссиясе составына быел фестивальнең Гала-концерты режиссеры Халисә Исмәгыйлева, Республика традицион мәдәниятне үстерү үзәгенең бүлек мөдире Нәфисә Сәгъбиева һәм ТР халык артисты Таһир Латыйфуллин кертелде. Алар барлык иҗади чыгышларны да карады. Иң әйбәт дип табылганнары 4 ноябрьдә, Халыклар бердәмлеге көнендә М.Җәлил исемендәге Татар академия дәүләт опера һәм балет театрында узачак фестивальнең Гала-концертында катнашачак.

WhatsApp Image 2019-10-01 at 11.45.48

Алга таба тагын 6 сайлап алу туры үтәсе бар: Арча, Нурлат, Казан, Менделеевск, Лениногорск һәм Мөслим.

Дуслык йортының мәгълүмат үзәге

Продолжить чтение

Назад: 2020 елда халык санын алуда 10 мең белгеч катнашачак
Далее: «Йортыбыз — Татарстан» фестиваленең сайлап алу турында 6 районнан 44 коллекив катнашты

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57