Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Арча районы Яңа Кырлай авылында «Ат көне» фестивале була

Арча районы Яңа Кырлай авылында «Ат көне» фестивале була

admin 01.08.2025

«Ат арбасын иң тиз йөртүче», «Иң матур бизәлгән арба» номинацияләрендә җиңүчеләр ачыкланачак. 9 август Арча районы Яңа Кырлай авылында традицион ат-спорт бәйрәме — «Ат көне» узачак.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Ат-спорт фестивале кысаларында татар атларында, чиста токымлы һәм ярымкатнаш, җирле токымлы атларда 40, 80, 100 чакрым дистанцияләрдә ат чабышлары, конкурслар, күргәзмәләр, кинологларның, ат спорты мәктәбе балаларының күрсәтмә чыгышлары, концерт һәм авыл хуҗалыгы ярминкәсе узачак.

Оештыручылар хәбәр итүенчә, «Ат арбасын иң тиз йөртүче», «Иң матур бизәлгән арба» номинацияләрендә җиңүчеләр ачыкланачак. Ат өстендә көрәш буенча «Аударыш» ярышлары узачак.

Фото: Татар-информ

Бәйрәмнең махсус кунаклары Әнвәр Нургалиев, Җәвит һәм Зөлфия Шакир «Ат көне» бәйрәме 2015 елдан Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, Татарстан Республикасы Атчылык һәм ат спорты федерациясе, «Татмелиорация» траст компаниясе» ААҖ һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе белән берлектә үткәрелә.

ТХДЙ мәгълүмат узәге, Татар-информ материаллары буенча

Продолжить чтение

Назад: Казанда Идел буе халыкларының төп йортларындагы гореф-гадәтләрен күрсәтәчәкләр

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57