(7 октябрь 2021) Арча педагогика көллиятендә «Пушкин картасы» федераль программасы буенча узучы «Берега – Ярлар» концерты белән берләшкән ике «Дуслык һәм татулык дәресе» узды. (ВИДЕО)
Концерт программасы башланыр алдыннан кунакларны Татарстанның Халыклар дуслыгы йорты директоры Ирек Шәрипов сәламләде. Ул «Дуслык һәм татулык дәресе» проектының барлыкка килү тарихы, үсеп килүче буын өчен аның кыйммәтләре һәм уңай нәтиҗәләре турында сөйләде. Шулай ук Дуслык йорты директоры «Пушкин картасы» федераль проектының яшьләр өчен мөһим будуын билгеләп үтте.
Дәрес барышында балалар милләтара тематикага кыска фильмнар карадылар һәм Дәресләрне алып баручы белән интерактив форматта аралаштылар.
Һәр фильмны караганнан соң, укучылар төрле төстәге карточкалар ярдәмендә сорауларга җавап бирделәр, үз фикерләрен белдерә алдылар.
Алга таба «Пушкин картасы» федераль программасы кысаларында Татарстанның Халыклар дуслыгы йорты коллективлары һәм артистлары күпмилләтле концерт программасын тәкъдим итте.
Концертта «Мирас» инструменталь ансамбле, вокалчылар Марсель Вагыйзов, Мария Кибаева, Оливер Мукенди, Анжелика Еремеева, «Кавказ Стайл» бию ансамбле, концертны алып баручы Гөлназ Шәрипҗанова катнашты.
«Дуслык һәм татулык дәресләре» интерактив мәдәни-белем бирү проекты Дуслык йорты базасында 2016 елдан башлап гамәлгә ашырыла. Әлеге проект ярдәмендә ТР халыклары Ассамблеясенең милли-мәдәни автономияләре эшчәнлеге, республикада яшәүче халыклар һәм безнең җәмгыятьтә тынычлыкны һәм татулыкны саклау мөһимлеге турында 50 меңнән артык укучы белде.
Дуслык йортының мәгълүмат үзәге