(31 март 2021) Архангельск өлкәсе Губернаторының беренче урынбасары – регион администрациясе һәм хөкүмәте җитәкчесе Ваге Петросян Татарстанның Халыклар дуслыгы йортында булды.
Ваге Петросян визиты алдыннан Дуслык Йортын Архангельск өлкәсе Мәдәният министры вазыйфаларын башкаручы Наталья Бакшеева килеп күргән иде.
Учреждение эше белән танышу Архангельск өлкәсе делегациясенең Татарстан Республикасына эш визиты кысаларында узды. Халыклар дуслыгы йорты структурасы белән танышканнан соң, Ваге Петросян учреждение директоры урынбасары Наталья Мясникова белән республикада һәм Төньяк төбәктә милләтара элемтәләрне үстерү концепциясе турында фикер алышты.
Архангельск өлкәсе Губернаторының беренче урынбасары Ваге Петросян хәбәр иткәнчә, Поморьеда милли мөнәсәбәтләр өлкәсендә ресурс үзәге милләтләрнең төбәк иҗтимагый советы базасында булдырылган.
Вице-губернатор ассызыклаганча, бүген Архангельск өлкәсендә төрле милләт вәкилләре үзләренең уникаль мәдәни үзенчәлекләрен саклап калсын һәм үстерсен өчен барлык шартлар да булдырылган. Дәүләт милли сәясәте стратегиясе төбәк һәм муниципаль дәрәҗәләрдә гамәлгә ашырыла.
«Архангельск өлкәсе территориясендә 108 милләт вәкиле яши, һәм иң күп санлы милли диаспораларның берсе – Архангельск татарлары, – дип билгеләп үтте Ваге Петросян. – 1999 елда Поморье башкаласында региональ иҗтимагый оешма – татар милли-мәдәни автономиясе төзелде. Архангельск өлкәсен һәм Татарстан Республикасын күпьеллык хезмәттәшлек, күп санлы уртак проектлар һәм, әлбәттә, Халыклар дуслыгы бәйли».
Дуслык йортының мәгълүмат үзәге